Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан китап нәшрияты ГУМда фирма кибете ачты
Яңа кибеттә әдәби әсәрләр, тарихи, фәнни-популяр басмалар, татар классик язучылары һәм яшь авторларның китаплары, белешмәлекләр, дәреслекләр бар.
(Казан, 13 август, “Татар-информ”). Казан үзәгендәге ГУМда Татарстан китап нәшриятының фирма кибете ачылды. Сәүдә үзәгенең өченче катында 1500дән артык исемдә басма продукцияләр тәкъдим ителә, дип хәбәр итә нәшриятның матбугат хезмәте.
Яңа кибеттә әдәби әсәрләр, тарихи, фәнни-популяр басмалар, татар классик язучылары һәм яшь авторларның китаплары, белешмәлекләр, дәреслекләр, иллюстрацияле альбомнар, балалар әдәбияты дә бар.
Татарстан китап нәшриятының Казанда бу өченче фирма кибете. Калган икесе Бауман урамындагы 19нчы йортта һәм Декабристлар урамындагы 2нче йортта урнашкан, шулай ук Агросәнәгать паркында да сәүдә ноктасы эшли.
Быел Түбән Кама, Урыссу, Бөгелмә, Зәй, Әлмәт, Казан, Алабуга, Чистай, Яшел Үзәндәге “Любимый книжный”, “Дом книги”, “Книга+” китап кибете челтәрләрендә дә татар әдәбияты бүлекләре ачылган. Питрәчтә, мәсәлән, “Меридиан” Сәүдә үзәгендә татар китапларын алып була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз