news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан китап нәшрияты Гүзәл Сибгатуллина укуында "Тапшырылмаган хатлар" әсәрен яздырган

Аудиокитапны Татарстан китап нәшрияты сайтында түләүсез тыңлап була.

Татарстан китап нәшрияты Гүзәл Сибгатуллина укуында "Тапшырылмаган хатлар" әсәрен яздырган
Султан Исхаков

(Казан, 6 декабрь, “Татар-информ”, Гөлназ Әхтәмҗанова). Артист Гүзәл Сибгатуллина Татарстан китап нәшрияты сайты өчен Гадел Кутуйның "Тапшырылмаган хатлар" әсәрен укыды. Бу хакта Татарстан китап нәшрияты хезмәткәре Айсылу Галиева хәбәр итте.

Әсәрне әлеге сылтама аша Татарстан китап нәшрияты сайтының аудиокитаплар бүлегендә түләүсез тыңлап була.

"Гадел Кутуйның "Тапшырылмаган хатлар" повесте буенча фильм төшерелгәч, әсәр тагын да популярлашты. Әлеге фильмда төп рольне артист Гүзәл Сибгатуллина уйнады. Шунлыктан аудиокитапны укырга без Гүзәлне чакырдык һәм лгышмадык дип уйлыйм, чөнки аның тавышы бик чиста, яңгырап тора. Аудиокитап уңышлы килеп чыкты. Кайта-кайта тыңларга да була", - диде Айсылу Галиева.

news_right_1
news_right_2
news_bot