news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан китап нәшрияты Эмиль Талипов укуында "Йөзек кашы" әсәрен яздырды

Аудиокитапны Татарстан китап нәшрияты сайтында түләүсез тыңлап була.

Татарстан китап нәшрияты Эмиль Талипов укуында "Йөзек кашы" әсәрен яздырды
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 7 декабрь, “Татар-информ”, Гөлназ Әхтәмҗанова). Татарстанның атказанган артисты Эмиль Талипов Татарстан китап нәшрияты сайты өчен Фатих Хөснинең "Йөзек кашы" әсәрен укыды. Бу хакта нәшрият хезмәткәре Айсылу Галиева хәбәр итте.

Әсәрне әлеге сылтама аша Татарстан китап нәшрияты сайтының аудиокитаплар бүлегендә түләүсез тыңлап була.

Татар әдәбияты тарихына хикәяләр остасы булып кереп калган Фатих Хөснинең әсәрләрен уку җаваплылык өсти. "Эмиль Талипов аудиокитап яздыру эшен төгәл башкарып чыкты. Артист әлеге әсәрне укыганда, геройларның хис-кичерешләрен төгәл бирә алды. Моңа инану өчен, хикәяне тыңлап карарга кирәк", - диде Айсылу Галиева.

"Аудиокитап бик җиңел тыңлана һәм күңелгә кереп кала торган булып килеп чыкты. Сайтка кереп, әсәрне тыңлаган кешеләрнең китапны да алып укыйсылары килер дип ышанам", - диде "Татар-информ" әңгәмәдәшчесе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100