news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан китап нәшрияты ел ахырына 21 автор иҗатын аудиокитап итеп чыгарырга җыена

Исемлектә Гаяз Исхакый (“Кәҗүл читек”, “Остазбикә”, “Тормышмы бу?”), Аяз Гыйләҗев (“Җомга көн кич белән”), Мәхмүт Галәү (“Мөһаҗирләр) әсәрләре бар.

Татарстан китап нәшрияты ел ахырына 21 автор иҗатын аудиокитап итеп чыгарырга җыена
Александр Эшкинин

(Казан, 8 ноябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстан китап нәшрияты быел 21 автор иҗаты буенча 35ләп аудиокитап яздырырга җыена. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан китап нәшриятының балалар һәм яшүсмерләр редакциясе һәм махсус проектлар бүлеге җитәкчесе Айсылу Галиева әйтте.

  • Татарстан китап нәшрияты быелдан аудиокитаплар чыгара башлый. Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән гамәлгә куела. 

“Быел бу проект буенча 21 авторның 35ләп аудиокитабы яздырылырга тиеш. Монда Гаяз Исхакый (“Кәҗүл читек”, “Остазбикә”, “Тормышмы бу?”), Аяз Гыйләҗев (“Җомга көн кич белән”), Мәхмүт Галәү (“Мөһаҗирләр) әсәрләре бар”, - диде Айсылу Галиева.

Айсылу Галиева сүзләренчә, әлеге блокка Рәшит Әхмәтҗановның шигырьләре дә, “Татар халык әкиятләре” дә керәчәк.

“Монтаж эшләре төгәлләнә бару тәртибендә без аудиокитапларны бүгеннән үк үзебезнең www.tatkniga.ru сайтына элә башладык. Бу хезмәтләр киләчәктә радиолар файдалансын өчен дә уңайлы булыр”, - диде бүлек җитәкчесе.

Айсылу Галиева сүзләренчә, Рәшит Әхмәтҗанов, Мөдәррис Әгъләмов, Разил Вәлиев, Муса Җәлилнең сайланма шигырьләре аерым җыелачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100