news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан китап нәшрияты бюджетын индексацияләргә кирәк — Илдар Сәгъдәтшин депутатларга

5 ел элек бюджеттан бүленгән акчага 140-150 китап чыгарып булса, хәзер бу күрсәткеч 110-115 китаптан артмый.

Татарстан китап нәшрияты бюджетын индексацияләргә кирәк — Илдар Сәгъдәтшин депутатларга
Расих Фасхутдинов

(Казан, 7 февраль, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Татарстан китап нәшрияты директоры Илдар Сәгъдәтшин республика бюджетыннан бүленә торган акчаларның күләмен индексацияләү юлларын эзләргә кирәк, дигән фикердә. Бу хакта ул бүген ТР парламентының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында җиткерде.

Аның сүзләренчә, республика бюджетыннан Татарстан китап нәшриятенә, субсидия рәвешендә 50 млн. сум акча бүлеп бирелә. Моннан 5 ел элек бу суммага 140-150 китап чыгарып булса, хәзер бу күрсәткеч 110-115 китаптан артмый. Сан кимүнең төп сәбәбе дип Илдар Сәгъдәтшин инфляцияне һәм типография чыгымнарының артуын атады.

“Мисал өчен күрше Башкортстанда бездән икеләтә күбрәк, 100 млн. сум акча бүлеп бирелә. Авторлык гонорарларын 30 процентка арттырырга дигән карар кабул ителде. Әмма Татарстан бюджетыннан өстәмә бүленгән 3,3 млн. сумны социаль әһәмияткә ия булган басмаларны чыгарырга бүленә торган 50 млн. сумга кушып бирергә тәкъдим ителде”, –  диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100