Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан китап нәшрияты балалар һәм яшүсмерләр өчен яңа китаплар тәкъдим итте
Быел Татарстан китап нәшриятында 300 мең данә китап сатылган, шуларның 70 проценты балалар өчен нәшер ителгән басмалар.
(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ», Алинә Айдарова). Бүген «Татмедиа» бинасындагы «Әдәби кафе»да Татарстан китап нәшрияты балалар һәм яшүсмерләр яңа биш китап тәкъдим итте.
Алар арасында Лиана Әмирханованың «Үстерә торган китап», Рөстәм Галиуллинның «Биш „икеле“», Алинә Бикмуллинаның «Йолдызлар шулай куша», Алинә Хисамиеваның «Күбәләкле җәймә», «Салават күпере» редакциясе ярдәмендә язылган «Уеннар башваткычы» китаплары бар.
«Быел безнең редакциядә балалар өчен унөч китап басылды, биш аудиокитап яздырылды. Бүген унөч китапның бишесен тәкъдм итәбез», — диде Татарстан китап нәшриятының балалар редакциясе мөдире Айсылу Галиева.
Агымдагы елда барлыгы 300 мең данә китап сатылган. Айсылу Галиева сүзләренчә, шул басмаларның 70 процентын балалар китаплары тәшкил итә.
«Кечкенә балаларга ата-аналар китап сатып ала, чөнки алар аны үзләре дә укый, ә балалар рәсемнәр карый. Шулай ук башлангычта да укыйлар. Татарча укучы балалар кими. Моны әйтеп, мин яңалык ачмыйм», — диде Айсылу Галиева.
Галерея: Татарстан китап нәшрияты балалар өчен яңа китаплар тәкъдим итүдән фоторепортаж
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз