news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан китап нәшрияты: Балалар әдәбиятында сабыйлар өчен язылган китаплар популяр

Айсылу Галиева сүзләренчә, балалар әдәбиятының популярлашуы китапның үзеннән тора.

Татарстан китап нәшрияты: Балалар әдәбиятында сабыйлар өчен язылган китаплар популяр
Рамиль Гали

(Казан, 26 февраль, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстан китап нәшриятының балалар һәм яшүсмерләр редакциясе һәм махсус проектлар бүлеге җитәкчесе Айсылу Галиева сүзләренчә, балалар әдәбиятында иң нәниләр өчен чыгарылган китапларга ихтыяҗ зуррак. Бу хакта ул бүген “Татар-информ”да узган агентлыкның махсус проекты – татар балалар әдәбияты проблемаларына багышланган түгәрәк өстәлдә әйтте.

“Балалар әдәбияты популярлаша да, укучылар кими дип тә әйтеп булмый. Ул китапның үзеннән тора. Сабый балалар өчен чыккан китаплар популяррак. Мәсәлән, “Көнгерәләр йөгерәләр” дигән уенчык китап ике атна эчендә 250 данә сатылган. Бу – бик әйбәт сан. Безнең ике-өч ел буена 150 данә сатылмый яткан китаплар да бар. 0+, 2+, 3+ кебек балалар китаплары бик әйбәт сатыла, аларга сорау зур”, - диде бүлек мөхәррире.

Айсылу Галиева нәшриятта басылган балалар китаплары сатылышан да анализ ясады.

“2016 елда 32 исемдәге китап чыккан иде. Бүген сатуда шуның 4 исемдәгесе калган. Алар да берничә данә генә. 2017 елда 30 китап чыккан иде. Шуларның 8 исемдәгесе сатуда бар”, - диде ул.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100