Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан китап нәшриятлары Кышкы китап фестивалендә катнаша
Иң популяр павильоннар исемлегендә Татарстан балалар китап нәшрияты да бар.
(Казан, 10 декабрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). 9-10 декабрь көннәрендә уза торган Кышкы китап фестивалендә Татарстанның өч китап нәшрияты катнаша. Әлеге исемлектә Татарстан балалар нәшрияты да бар. Фестивальдә иң популяр павильоннарның берсе дә әлеге нәшриятныкы иде.
Биредә сыйфатлы, төсле анимацияле, тышлыкларына танылган геройлар төшерелгән китапларны күрергә мөмкин булды. Алар күп кенә әти-әниләрне һәм балаларны үзләренә җәлеп итте.
Билгеле булганча, Татарстан балалар нәшрияте 0 дән алып 14 яшькә кадәр булган укучылар өчен белем бирү буенча, матур әдәбият һәм тарихи китаплар чыгара. Һәр басма татар, рус һәм инглиз телләрендә бастырыла. Аларга мультфильмнар белән диск, интереактив өстәмәләр, видео һәм аудиофайллар кушымта булып бара.

Нәшриятнең ассортименты киң түгел, әмма һәр басма - хит, ди оешманың җитәкчесе Елена Ермолаева. Шуларның берсе - "Мирас угы" ("Стрела наследия"). Ул шул ук исемдәге мультфильм белән бергә сатыла.

"Без әлеге китапның дәвамын да чыгардык. Ул "Җиде мәрҗән" дип атала. Китапның үзенчәлеге соңгы арада популяр булган виммельбухлар (виммельбухлар - балалар китапларында төрле рәсемнәр, геройлар, төрле предметлар урын алган өстәмәләр). Әсәрнең һәр бүлеге саен укучыларыбыз өчен чынбарлыкны чагылдырган өстәмә битләр урнаштырдык. Аның тиражы 55 мең. Күрүегезчә, басма дөрестән дә бик популяр", - диде Елена Еромолаева.

Татарстан китап нәшрияте тәкъдим итә торган китаплар арасында "Татарлар тарихы-йөзләрдә" ("История татар в лицах") басмасы игътибарны җәлеп итә. Китап фестивалендә язучы һәм тәрҗемәче Рөстәм Кутуй, чыгышы белән кырым татары булган мәгърифәтче Исмәгыйль Гаспринскийга багышланган басмаларны күрергә мөмкин. Шулай ук Сергей Беловның "Татарские промышленники" китабы да фестивальгә килүчеләргә тәкъдим ителгән. Ул рус телендә һәм XIX гасыр ахыры–XX гасыр башы буржуаз милли сәнәгатенә багышлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз