news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан китап нәшрияте Анталия татарлары мәктәбенә китаплар бүләк итә

Быел барлыгы 25 бала "Туган тел" шимбә мәктәбен тәмамлый.

Татарстан китап нәшрияте Анталия татарлары мәктәбенә китаплар бүләк итә
архив/Султан Исхаков

(Казан, 18 май, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). “Анталия татарлары” оешмасының “Туган тел” шимбә мәктәбе чыгарылыш укучыларына Татарстан китап нәшрияты китаплары бүләк ителәчәк. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә оешма вәкиле Оксана Назарова хәбәр итте.

“Татарстан китап нәшриятының генераль директоры Илдар Сәгъдәтшин һәм коммерция директоры Илдар Хөснетдинов беренче сыйныф балаларының соңгы кыңгырау бәйрәменә бүләкләр әзерләде. 25 баланың һәрберсенә татар телендәге китаплар тапшырылачак”, - диде ул.

Оксана Назарова сүзләренчә, балалар “Әлифба” дәреслеге буенча белем алган. “Чараны тантаналы итеп үткәрергә ниятлибез, дипломнар биреләчәк. Татарстан китап нәшриятына рәхмәтлебез, сентябрьдә генә китапханәбезгә яңа китаплар бирделәр”, - диде ул.

“Татарстан китап нәшрияты” китаплары Төркия кибетләрендә дә булсын иде дип телибез. Рус һәм татар телендә чыккан китаплар кирәк, кызыксыну күп. Татар әдәбиятын ирекле сатып алырга бик тә телибез, бу яктан дәүләт ярдәменә өметләнәбез”, - диде Оксана Назарова.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100