news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Киото килешүен тормышка ашыруга үз өлешен кертә

Бүген Республика массакүләм мәгълүмат чаралары агентлыгында Киото килешүен тормышка ашыруга багышланган матбугат конференциясе узды

(Казан, 24 декабрь, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Бүген Республика массакүләм мәгълүмат чаралары агентлыгында Киото килешүен тормышка ашыруга багышланган матбугат конференциясе узды. Анда ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының мәгълүмат-аналитика эшчәнлеге Идарәсе башлыгы Андрей Калайда, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Фәрит Туктаров, Республика клиник хастаханәсенең Республика клиник иимунология үзәге җитәкчесе, медицина фәннәре докторы профессор Вера Цыбульская катнаштылар.
Билгеле булганча, быелның 7-18 декабрендә Копенгаген шәһәрендә Берләшкән милләтләр оешмасы конвенциясе якларының климат мәсьәләләренә багышланган Халыкара конференциясе үтте. Анда Киото килешүен тормышка ашыру мәсьәләләре каралды. Андрей Калайда сүзләренә караганда, Киото килешүе 1997 елда Япониядә БМО конвенциясенә өстәмә буларак, климаттагы үзгәрешләрне кисәтүгә юнәлтелгән документ буларак кабул ителә. Бүгенге көндә бу Беркетмәне 188 ил имзалаган. Россия Федерациясендә бу документ 2004 елда расланган. Беркетмәне тормышка ашыру кысаларында Россия атмосфера һавасына зарарлы матдәләрне 1990 елдагы күләмдә чыгару йөкләмәсен ала. Бүгенге көндә әлеге йөкләмәләр ничек үтәлә соң? Россия Федерациясендә һавага бүлеп чыгарыла торган зарарлы матдәләрнең күләме 2,2 миллиард тонна белән исәпләнә. Бу - 1990 елда чыгара торган матдәләр күләменнән 70 процентны тәшкил итә. Димәк, Россия Беркетмә буенча йөкләмәләрне арттырып үти, дигән сүз.
Копенгагенда узган конференциягә зур өметләр багланган иде. Аерым алганда, анда 2012 елда срогы чыккан Киото килешүе дәвамы булачак документ кабул ителергә тиеш булган. Әмма илләр бер фикергә килә алмаган. Конференциядә рәсми рәвештә АКШ, Кытай, Һиндстан, ЮАР һәм Бразилия илләре тарафыннан бик тар документ кабул ителгән. Россия һәм кайбер башка илләр Киото килешүе язмышын хәл итүдән тыелып калган. Илебез җитәкчелеге фикеренчә, килешүне тормышка ашыруда катнашкан барлык илләр дә тигез шартларга куелырга тиеш.
Андрей Калайда сүзләренә караганда, Татарстан Республикасы да Киото килешүен гамәлгә ашыруга үз өлешен кертә. Соңгы 5 елда һавага бүлеп чыгарылган зарарлы матдәләр күләме 102 мең тоннага кимегән. Ел дәвамында чыгарыла торган матдәләр күләме 360 мең тоннадан артмый. Атмосфера һавасын сафлыгын саклап калуга республикабызның “Татэнерго”, “Татнефть”, “Түбән Кама нефть химиясе” сәнәгать оешмалары да зур өлеш кертә. Мәсәлән, “Татэнерго” соңгы 15 елда ягулык чималы булып мазут һәм күмерне кулланудан баш тарткан. Нәтиҗәдә оешма тарафыннан һавага чыгарыла торган зарарлы матдәләр күләме ике тапкырга кимегән. “Татнефть” исә оча торган углеводородларны җыю исәбенә ел саен чыгарыла торган зарарлы матдәләр күләмен 50 мең тоннага киметә ала. “Түбән Кама нефть химиясе” ширкәте соңгы биш ел эчендә 20 мең тоннага азрак зарарлы матдәләр бүлеп чыгарган.
Андрей Калайда ассызыклаганча, бүген Казанда автопарк яңа – “Евро-3” двигателе булган 1100 автобус белән тулыланган. Автомобильләр өчен ягулык станцияләрендә бензин “Евро-4” таләпләренә җавап бирә торган ягулык белән алыштырыла. Бу - һавага чыгарыла торган зарарлы матдәләр күләмен 5-10 тапкырга киметергә мөмкинлек бирә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100