news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан кинотеатрларда фильмнар азлыгын төрки фильмнар хисабына тулыландыра

Россиядә кинотеатрларның репертуар ярлылыгын «Татаркино» төрки дөньяда чыккан иң яхшы фильмнар хисабына баетырга омтыла. Бүген Татарстанда төрки кино көннәре ачыла. Ул 18 майга кадәр дәвам итәчәк.

«Репертуарны чит ил фильмнары белән төрлеләндерергә тырышабыз. Төрки киносы көннәре шушы максатны да күздә тота. Казан халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында күрсәтелгән иң яхшы фильмнарга да әйләнеп кайтабыз», - диде «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә «Татаркино» оешмасы җитәкчесе Миләүшә Айтуганова.

«Төрки кино көннәре Казахстан, Үзбәкстан генераль консуллыклары, башка төрки дәүләтләрнең вәкилләре катнашында «Татаркино» белән берлектә оештырыла. Бүген ул төрек фильмы белән ачыла», - диде Казанда Төркиянең генераль консулы Исмет Эрикан.

Төрки кино көннәре алты көн дәвам итәчәк. «Мир» кинотеатрында көнгә ике-өч сеанс күрсәтеләчәк. Афишада – Төркия, Казахстан, Кыргызстан, Азәрбәйҗан, Үзбәкстан, Якутия һәм Хакасия фильмнары.

Исмет Эрикан пандемиянең мәдәни тормышка да тәэсир итүен билгеләп узды. «Без пандемия аркасында фестивальләр, концертлар, спектакльләрнең вакыты чигерелүләрдән арыдык. Безнең бу язда әлеге негативны артта калдырасыбыз килә. Әлеге кино көннәре мәдәни тормышыбызга бер яктылык китерсен иде», диде ул.

«Төрки дөньясы фильмнарына без игътибарсыз кала алмыйбыз. Ул безнең төп юнәлеш», диде Миләүшә Айтуганова. Ул Төрки дөнья фестивале дүртенче тапкыр үткәрелүен искәртеп узды.

Төрки кино фестивале бүген Казанның «Мир» кинотеатрында «Эртугрул 1890» Төркия/Япония фильмы белән ачыла. Башлана – 16.30 сәгатьтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100