news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан киносы көннәре Илшат Рәхимбайның «Әпипә» музыкаль комедиясе белән ачылды

Татар киносы көннәрендә Илдар Ягъфәровның «Исәнмесез» драма фильмы, режиссер Алексей Барыкинның «Осанна» нәфис-документаль фильмы һәм Әмир Галиәскәровның «Без - 41нче ел балалары» тулы метражлы сәнгать фильмы күрсәтеләчәк.

Кино һәм фильмнар иҗат итүчеләр белән очрашулардан тыш, «Россиянең илкүләм кинематографы: үсеш ноктасы» түгәрәк өстәлендә хезмәттәшлекнең яңа юнәлешләре тикшереләчәк һәм билгеләнәчәк. Бу турыда Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Искәртик, бер ел элек Татарстан башкаласында Якутия киносы көннәре узды. Шуннан соң Якутия казанлыларга алты фильм алып килде. Шулай ук берничә республика кинематографисты катнашында түгәрәк өстәл дә узды.

Җавап визитында «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе директоры, продюсер Миләүшә Айтуганова, ТР Кинематографистлар берлеге рәисе Илдар Ягъфәров, режиссерлар Илшат Рәхимбай һәм Александр Барыкин катнаша.

«Сахафильм» кинокомпаниясе җитәкчесе Сардана Саввина Татарстан һәм Якутия арасындагы үзара файдалы хезмәттәшлекнең мөһимлеген раслады. «Беренчедән, безнең бер-беребез белән кызыксынуыбыз телләр, мәдәният, традицияләр охшашлыгы белән бәйле. Икенчедән, хәзерге шартларда региональ кино җитештерү, милли кинематография үсешенең гомуми тенденцияләре бар, алар буенча фикер алышырга, анализларга, үсешнең яңа юлларын эзләргә кирәк», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100