news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан киносы көннәре кысаларында Үзбәкстанда «Ибн Фадлан» фильмы күрсәтелде

16 декабрьдә Ташкентта Татарстан киносы көннәре кысаларында «Ибн Фадлан» фильмы күрсәтелде. Аны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты Идел буе Болгарында ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан төшергән. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Документаль-нәфис кинокартина нигезенә гарәп дипломаты Әхмәт Ибн Фадланның сәяхәтнамәләре яткан. Аның Багдад илчелеге составындагы сәяхәте 922 елда Идел буе Болгарының рәсми рәвештә ислам динен кабул итүе белән бәйле.

Фильмны күрсәткәннән соң кинокартинаның режиссеры һәм продюсеры Айназ Мөхәммәтҗанов белән иҗади очрашу узды. Ул «Ибн Фадлан»ның иҗади «ашханәсе» турында сөйләде һәм Бохара һәм Хивә шәһәрләрендә кино төшерүне оештыруда ярдәм өчен Үзбәкстан Республикасы кинематография агентлыгы җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.

Чарада шулай ук Үзбәкстанның татар җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашты. Алар фильмнан бик күп уңай эмоцияләр алды. Башкарган эшләре өчен фильмның иҗади коллективына һәм «Ибн Фадлан» белән танышу мөмкинлеге өчен фильм күрсәтүне оештыручыларга җәмәгатьчелек рәхмәт белдерде.

Ташкентның Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге рәисе, галим Ришат Нәбиуллин Татарстаннан ерак яшәүче татарларга мондый кинотасмалар бик кирәкле, дип билгеләп үтте. Картина тамашачыга меңьеллык тарих тирәнлекләренә чумарга гына түгел, ә аның трактовкасын атаклы тарихчылар һәм экспертлар теленнән белергә мөмкинлек бирә. Ул татар яшьләрендә диаспораларның тиңдәшлеген формалаштыруда аеруча мөһим.

Очрашуда катнашкан башкалар —галим-тикшеренүчеләр һәм профессорлар — фильмны үзбәк һәм башка телләргә тәрҗемә итсеннәр иде, дигән теләк белдерде. Аларның фикеренчә, фильм Үзбәкстан югары уку йортларында Евразия халыклары тарихын һәм диннәр тарихын өйрәнү өчен уку материалы буларак кулланылырга мөмкин.

Чарада тарихи контекстта һәм документаль кинода Урта Азия һәм Идел-Урал регионы элемтәләре темасын үстерү нияте турында сүзләр күп тапкыр яңгырады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100