news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан киносы көннәрендә республикада төшерелгән иң яхшы фильмнар күрсәтелә

Татарстан киносы көннәре 31 августта “Әпипә” музыкаль кинокомедиясенең премьерасы белән төгәлләнә.

Татарстан киносы көннәрендә республикада төшерелгән иң яхшы фильмнар күрсәтелә
Султан Исхаков

(Казан, 21 август, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Соңгы ике елда Татарстанда төшерелгән иң яхшы унике фильм Татарстан киносы көннәрендә күрсәтеләчәк. Бу хакта “Татар-информ”да үткәрелгән матбугат конференциясендә "Татаркино" директоры Миләүшә Айтуганова сөйләде.

“Без Татарстан киносы көннәре өчен без иң яхшы фильмнарны җыйдык. Мин аларның сыйфаты өчен җавап бирәм”, - диде Миләүшә Айтуганова.

“Татарстан киносы көннәре Казанда гына түгел, республика районнарында да үтә. Балык Бистәсе районында авторлары “Инсаф” фильмын тәкъдим итәчәк. Буада “Остазбикә” фильмы күрәстеләчәк. Әлмәттә “Әпипә” күрсәтеләчәк. Теләче, Лаеш, Әтнә һәм башка районнар да кушыла”, - диде ул.

Татарстан киносы көннәре 23 августта Салават Юзеевның “Шиһаб хәзрәт” документаль фильмы белән ачыла. Программада – “Мулла”, “Суа анасы”, “Инсаф”, “Остазбикә”, “Нигез йорт”, “Җиде малай”, “Байгал”.

Татарстан киносы көннәре 31 августта “Әпипә” музыкаль кинокомедиясенең премьерасы белән төгәлләнә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100