news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан киносы атналыгының яңалыгы - “Мулла” фильмының премьерасы

Татарстан киносы атналыгы “Күктау” беренче яңа татар фильмының 15 еллыгына багышлана.

Татарстан киносы атналыгының яңалыгы - “Мулла” фильмының премьерасы
Султан Исхаков

(Казан, 20 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Быел Татарстан киносы атналыгы беренче яңа татар фильмы буларак тарихка кергән “Күктау”ның 15 еллыгына багышлана һәм шушы фильм белән ачыла. Фильмның режиссеры – Илдар Ягъфәров.

“Татарстан киносы атналыгы яңа идея түгел, ул гел булып тора иде. Атналыкның төп идеясе – соңгы 15 елдагы Татарстан кинематографиясе үсешен күрсәтү, - диде “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә “Татаркино” оешмасы генераль директоры Миләүшә Айтуганова. - Атналыкны “Күктау” белән башлау символик мәгънәгә ия. Чөнки аның режиссеры Илдар Ягъфаров Татарстан кинематографистлары берлеген җитәкли. Катнашучыларны иҗади очрашуга чакырырбыз. Анда уйнаган Йосыф Бикчәнтәевне күрсәтербез”.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Татарстан киносы атналыгына һәм “Мулла” фильмы премьерасына багышлап үткәрелгән матбугат конференциясе “Татаркино” оешмасы җитәкчесе, кинопродюсер Миләүшә Айтуганова, “Мулла” фильмының идея авторы Марат Әхмәтшин, режиссеры Рамил Фазлыев, беренче яңа татар фильмының сценарий авторы Мансур Гыйләҗев һәм яшь кинорежиссер Илшат Рәхимбай катнашты. Иранда кинофестивальдә булу сәбәпле, Илдар Ягъфәров катнаша алмады.

“Күп кеше Татарстанда кино юк дип тәнкыйтьләргә ярата. Татарстанда кино бар ул, булган, булачак та. Без шул процессны күрсәтәбез – нәрсәдән башланды һәм ничек дәвам итә”, - дип аңлатты Миләүшә Айтуганова. Оештыручылар атналык кысаларында “Мулла” фильмының премьерасы булачагын билгеләп үттеләр.

Искәртеп үтәбез, бүген ул журналистларга күрсәтелде, иртәгә Әтнә дәүләт театры бинасында тәкъдим ителәчәк.

Татарстан киносы атналыгы 25 – 30 апрель көннәрендә үтә һәм фильмнар “Мир” кинотеатрында күрсәтелә. 26 апрельдә Салават Юзеев фильмнары тәкъдим ителә. Миләүшә Айтуганова Салават Юзеевның Тукайга багышланган “121” фильмын билгеләп әйтте. Фильмнар 13.00 сәгатьтә башланып, 18.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Тамашачы татарометражкаларны да, “Корбан-роман”ны да күрә алачак. 27 апрельдә Фирүзә Зиннәтуллинаның “Гыйшык алмасы”, Фәрит Дәүләтшинның “Капка”сы, Алексей Барыкинның “Семейные хлопоты”, Юлия Захарованың “Хәлимә”се күрсәтелә.

28 апрельдә 13.00 сәгатьтә “Мулла”ның Казан премьерасы. 29 апрельдә “Ак чәчәкләр” фильмы һәм Илшат Рәхимбайның өч кыска метражлы фильмнары – “Гастарбайтер”, “Ышанмыйм”, “Күзалла!”.

Атналык 30 апрельдә Байбулат Батулланың өч кыска метражлы фильмы һәм Рөстәм Рәшитовның “Тапшырылмаган хатлар”ы белән төгәлләнә.

Татар фильмнары республикадагы бөтен муниципаль кинотеатрларында күрсәтеләчәк.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100