Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан кинематографистлары республикада кино индустриясе булачагына өметләнә
Халыкара мөселман киносы фестивале бәйге программасының төрле номинацияләрендә Татарстан режиссерлары төшергән 17 фильм катнаша.
(Казан, 10 сентябрь, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанда кинематографиясенең йөзе бармы һәм ул нинди булырга тиеш - Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең Милли бәйгесендә катнашучы кинематографистлар Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең матбугат үзәгендә узган матбугат конференцияләрендә шул хакта фикер алыштылар.
Матбугат конференциясендә “Гөлнәзек – диюләр җиңүчесе” мультфильмының продюсеры Светлана Бохараева, режиссеры һәм баш рәссамы Елена Ермолина, “Век Татарстана” мәгариф анимацион проекты авторы Сергей Киатров, “Триптих” кыска метражлы фильмы режиссеры Зөфәр Хәйруллин, "Пять ответов до дна" кыска метражлы фильмы авторы Рудольф Хайнуров, Әмир Гатауллинның "Коран: от ниспослания до Казанского издания" фильмы актеры Алексей Попович катнашты.
Татарстан киносы турында сүз барганда, Алексей Попович безнең фильмнарның беркатлы булуын ассызыклады.
Сергей Киатров үзләренең әлегә Дисней белән ярыша алмауларын таныса да, йөзләп мультфильм ясаганнарын искәртте. “Безнең һәр эшебез яхшырганнан яхшыра бара. Элек була мөмкин түгел әйбер хакында “Татар мультфильмы йолдызы” дисәләр, хәзер инде татар мультфильмы йолдызлары бар”, - диде ул.
“Гөлнәзек – диюләр җиңүчесе” мультфильмының продюсеры Светлана Бохараева: “Татарстанда төшерелгән фильмның милли яки дини булырга тиеш дип уйламыйм, без яхшы кино төшерик һәм һичьюгы Россия кинобазарына үтеп керик. Татар киноматографиясенең яңа сәнгати югарылыгы шул булыр”, - диде. Шулай да “Татар-информ” хәбәрчесе соравына җавап биреп, мультфильм өчен Россия субсидиясен алганда, милли проект булуы уңай тәэсир ясаганын таныды.
Светлана Бохараева Татарстанда һәвәскәр кинематография барлыкка килүенә сөенүен белдерде һәм моның профессиональ кино булмавына игътибарны юнәлтте. “Болар чын кинога старт мәйданчыгы булырга тиеш”, - диде ул.
“Безнең яхшы кино булмаганга яхшы кино индустриясе юк, яхшы кино индустриясе булмаганга яхшы кинобыз юк – ябык боҗра барлыкка килә һәм аннан чыгарга кирәк”, - диде ул.
“Татармультфильм” оешмасының баш рәссамы Сергей Киатров милли кино мисалы буларак һинд киносын искә төшерде. “Без дә үз “түбәтәйләребезне” фишка итеп Россия югарылыган чыга алабыздыр”, - дип фаразлады ул.
Кинематографистлар Татарстан киносының төрле проблемаларын ачып салсалар да, киләчәгенә өмет белән карауларын әйттеләр.
- Халыкара мөселман киносы фестивале бәйге программасының төрле номинацияләрендә Татарстан режиссерлары төшергән 17 фильм катнаша.
- Рамил Фазлыев һәм Әмир Галиәскәровның “Мулла” фильмы төп бәйге номинациясе – “Тулы метражлы нәфис фильм” номинациясендә катнаша. Тагын бер Россия кинотасмасы (Вера Глаголеваның “Не чужие” фильмы) һәм Иран, Бангладеш, Мисыр, Һиндстан, Шри-Ланка, Төркия, Кытай, Казахстан кино эшләре белән беррәттән "Мулла" иң яхшы режиссура, сценарий, оператор эше, хатын-кыз һәм ир-ат рольләре кебек төп бүләкләргә дәгъвалый.
- "Яшь Россия" номинациясендә (илнең яшь авторларының дебют фильмнары) бүләк-статуэтка өчен Әмир Галиәскәров һәм Нәсүр Юрушбаевның “Нигез йорт” кинотасмасы көрәшәчәк.
- Милли бәйге 2018 елда берьюлы төрле форматтагы 15 фильмны үзенә җыйган. Алар – Айдар Габдрахмановның “Яу”, Елена Ермолинаның «Гульназек - победитель дивов», Рамил Һадиуллинның «Я за отца досматриваю сны», Марсель Мәхмүтов һәм Рафил Галимуллинның «Свет веры», «Зачем я это делаю» (режиссеры – Alesha), Юрий Гвоздьның «Личное дело Фикрята Табеева», Зөфәр Хәйруллинның «Триптих», Сергей Киатровның «Век Татарстана», Даниил Фәйзрахмановның «Домой», Влада Васильеваның «Рабочий момент», Әмир Гатауллинның «Коран: от ниспослания до Казанского издания», Александр Ширмановның «На первый этаж», Рудольф Хайнуровның «Пять ответов до дна» һәм Нурания Җамалиның «Үксезләр» фильмнары. Тагын бер кинотасманы – «Чистополь. Из жизни малого города» фильмын Россия режиссеры Галина Долматова төшергән.
- Татарстан авторларының тагын ике дистәдән артык кинотасмасы фестивальнең бәйгедән тыш секцияләрендә теркәлгән: «Балачак киносы дөньясы» (аниматорлар Сергей Киатров һәм Эдуард Гыйбадуллинның кино эшләре), «Мәдәниятләр диалогы» (Әмир Гатауллин һәм Айназ Мөхәммәтҗановның «Мәрҗәни», Алексей Барыкинның «Осанна» фильмнары), «Кинопробы» (Солтан Сөнгатуллинның «Склад», Динар Әхмәтҗановның «Феномен русской неулыбчивости», Екатерина Сидорочеваның «Никогда не поздно» фильмнары).
- Кинофестиваль җиңүчеләре бүген билгеле булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз