news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан кинематографистлары кино үсеше өчен елга 50 миллион сум акча сорый

Бүген республикада муниципаль кино прокаты белән шөгыльләнүчеләр 2017 елгы эшләренә йомгак ясады һәм алдагы ел планнарын билгеләде.

Татарстан кинематографистлары кино үсеше өчен елга 50 миллион сум акча сорый
Салават Камалетдинов

(Казан, 20 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан киносы үсеше өчен елына 50 миллион сум акча кирәк. "Татарстан Республикасында 2014-2020 елларда мәдәниятне үстерү" дәүләт программасының Татарстан кинематографиясен үстерү подпрограммасында быел һәм алдагы ике елда шулкадәр сумма каралган.

“Милли киноны экранлаштыру һәм яшь кинематографларга ярдәм өчен 50 миллион сум акча сорала. Аның 20 миллионы - милли кинематографияне үстерү өчен, 30 миллион сумы яшь кинематографларга ярдәм өчен булачак”, - диде бүген республикада муниципаль кино прокаты белән шөгыльләнүчеләрнең йомгаклау семинарында Миләүшә Айтуганова.

Искәртеп үтәбез, бүген республикада муниципаль кино прокаты белән шөгыльләнүчеләр 2017 елгы эшләренә йомгак ясады һәм алдагы ел планнарын билгеләде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100