news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан кинематографистлары «Казан Экспо»да татар фильмы төшерергә хыяллана

Кинорежиссер Салават Юзеев «Өчпочмак көне» кинокомедиясен төшерә башлады.

Татарстан кинематографистлары «Казан Экспо»да татар фильмы төшерергә хыяллана
Владимир Васильев

(Казан, 22 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан кинематографистлары «Казан Экспо» халыкара мәдәният һәм күргәзмәләр үзәген татар фильмы төшерү өчен файдаланырга хыяллана. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә «Инновация» киностудиясе продюсеры Марина Галицкая әйтте.

Кинорежиссер Салават Юзеев «Өчпочмак көне» кинокомедиясен төшерә башлады. Фильмның төп герое – биергә яраткан авыл тракторчысы Бәхти. Фильмда сүз өчпочмаклар ашау буенча «Өчпочмак көне» бөтендөнья ярышлары оештырылу турында бара.

Фильмның беренче өлеше Тәтеш районының Олы Әтрәч авылында төшерелә башлады. Оештыручылар һава торышы шартлары яхшы булганда авыл күренешләрен төшереп калырга ашыгуларын әйтәләр.

Марина Галицкая фильмны өлешчә «Казан Экспо» халыкара мәдәният һәм күргәзмәләр үзәгендә төшерү кызыклы булачагын әйтә. Төшерергә рөхсәт алынса, фильмдагы «Өчпочмак көне» бөтендөнья ярышлары «Казан Экспо» үзәгендә үтәчәк.

Фильмда төп геройны Камал театрының биюче актеры Илдус Габдрахманов уйный. Төп герой Бәхтинең хатыны ролендә Мәскәүдән актриса Эльвира Болгова чакырылган. Биюләрне Камал театры хореографы Сәлимә Әминева куя.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100