Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан кинематографистлары халыкка мөрәҗәгать итә
Илдар Ягъфәров тамашачыны билет алып кино карарга чакыра.
(Казан, 12 август, "Татар-информ, Рузилә Мөхөммәтова). Нигездә, дәүләт ярдәменә өметләнгән һәм матбугат чаралары аша дәүләтнең финанс ярдәме турында суз алып барган татар кинематографистлары халыкка йөз белөн борылды. "Айсылу" фильмының премьерасыннан соң ижат төркеме белән очрашуда Татарстан кинематографистлар берлеге рәисе Илдар Ягьфәровның чыгышы тамашачыга мөрәжәгать белән башланды. "Без зур татар киносы алдында торабыз һәм тамашачыбыз безгә таяныч булсын иде", - диде ул "Киномакс" залында "Айсылу" татар фильмын карагач.
"Безгә тамашачының кинотеатрга чакыру билеты белән түгел, билет сатып алып килүе кирәк, - дип мөрөжәгать итте ул залга. - Залда тамашачының булуы, ул үз кинобызны үзебезгә күрсәтеп утыру түгел инде, сез булсагыз, без үзебезнең кирәклегебезне тоябыз".
Искәртеп узабыз. Бүген Казанның биш коммерция кинотеатрында һәм Татарстанның муниципаль районнарында "Айсылу" фильмы прокатка чыкты. Проект авторы һәм продюсеры - Алексей Барыкин.
Быел Татарстанда бик актив милли кино төшеру процессы баруын күзәтәбез. Август аенда Татарстан Президенты ярдәме белән "Мулла" фильмы төшерелә башлады, нигезендә Татарстан Мәдәният министрлыгының грант акчасы яткан "Байгал" фильмы әзерләнеп бетеп килә. "Татар-информ" кинорежиссер Нурания Җамалиның да прокат өчен фильм төшерүен хәбәр иткән иде. 5 сентябрьдә башланып китәчәк Казан халыкара мөселман кинофестивале дә быел Татарстанда төшерелгән фильмнарны конкурстан тыш "Милли кино" рубрикасында тәкъдим итәчәк. Төп конкурста яшь кинорежиссерлар Илшат Рәхимбай һәм Байбулат Батулла төшергән ике кыска метражлы нәфис фильм бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз