news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Кинематографистлар союзы Казанда яңа кинофестиваль оештырырга ниятли

Бәйгегә картиналарны сайлап алу Казан халыкара мөселман фестиваленә караганда иреклерәк булачак.

Татарстан Кинематографистлар союзы Казанда яңа кинофестиваль оештырырга ниятли
архив/Михаил Захаров

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Татарстанның Кинематографистлар союзы Казанда үз кинофестивален оештырырга планлаштыра. Казан халыкара мөселман кинофестиваленнән аермалы буларак, аның программасы иреклерәк булачак. Бу хакта «Татар-информ»га союз рәисе, кинорежиссер Илдар Ягъфәров сөйләде.

«Үзебезнең кинофестивальне оештыру идеясе бар. Бүген Казан халыкара мөселман кинофестиваленең чикләүләре бар. Кызганыч, анда Якын Көнчыгыштан, Азиядән күп фильмнар килә. Ни өчен кызганыч? Чөнки картиналарның күбесен һәвәскәрләр төшергән», — диде Ягъфәров.

Кинорежиссер фикеренчә, мондый фильмнарга тамашачылар аз йөри, нигездә дини кешеләр килә.

«Казанда зур дөньяви фестиваль кирәк. Без Россия киносы форматында яшибез, ә аны Мөселман кинофестиваленә бик аз алып киләләр», — диде Татарстанның Кинематографистлар союзы рәисе.

news_right_1
news_right_2
news_bot