news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Татарстан киләчәге көллияте» Әлмәт укучыларын укырга чакыра

Укучылар ярышларга WorldSkills Junior стандартлары буенча әзерләнәчәк.

(Әлмәт, 25 гыйнвар, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). 28 гыйнвардан «Татарстан киләчәге көллияте»ндә 5-11 сыйныф укучылары өчен «СAD компьютер дизайны» , «Мехотроника», «ЧПУ станокларында токарьлык эшләре» һәм «Элекромонтаж» компетенцияләре буенча бушлай факультатив дәресләре башлана.

«Татарстан киләчәге көллияте» мөгаллимнәре җитәкчелегендә Әлмәт укучылары Autodesk Inventor программасында сызымнар башкарырга, проектлаштырырга, модельләштерергә, фото һәм анимация ясарга, токарь һәм фрезер станокларында эшләргә, мехатрон станцияләрен җыярга һәм программалаштырырга өйрәнәчәк.

Укучылар ярышларга WorldSkills Junior стандартлары буенча әзерләнәчәк.

 «Татарстан киләчәге көллияте» факультативларында шөгыльләнүче укучылар WorldSkills Junior стандартлары буенча үткәрелгән чемпионатта инде 9 медаль яулады. 2016-2018 елларда гына да алар Краснодарда үткән «Яшь профессионаллар» халыкара чемпионаты һәм Казанда үткән берничә төбәк чемпионаты җиңүчеләре һәм призерлары булдылар, - дип билгеләп үтте «Татарстан киләчәге көллияте» проектының җитәкчесе Айрат Хафизов.

Әлеге факультатив дәресләрдә ел саен кырыкка якын Әлмәт укучысы шөгыльләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot