Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан кибетләрендә республикада җитештерелгән товарларның күләме мәгълүм булды
Республика кибет киштәләрен бары ипи генә тулысынча "били" ала.
(Казан, 7 февраль, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Татарстан сәүдә базарында республикада җитештерелгән азык-төлекнең күпме өлешне алып торганлыгы мәгълүм булды. Бу хакта бүген Татарстан республикасы Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында республиканың сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының кулланучылар базары бүлеге җитәкчесе Айгөл Бабаева хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, Татарстандагы кибет киштәләрендә 100 процент бары республикада үстерелгән югары сортлы бодай оныннан пешерелгән икмәк сатыла. Майсыз эремчекнең – 64,1 проценты, 15 процент майлылыктагы каймакның – 59,8 проценты, 2,5 процентлы майлылыктагы сөтнең – 56,6 проценты, шикәр комының – 44,8 проценты, тавык итенең – 38,9 проценты, тавык йомыркасының 39,7 проценты Татарстанда җитештерелгән.
“Сәүдә үзәкләре белән эшчәнлек барышында Татарстанда үстерелгән бәрәңге, кәбестә кебек яшелчәләрне сату хакында сөйләшенә. Алар авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә кооперативлар оештырырга тәкъдим итә. Әлеге товарларны гадәттә фермерлар үстерә, ә аларга эре сәүдә үзәкләренә эләгү шактый кыен”, – диде Айгөл Бабаева.
Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов бу мәсьәләне “авырткан нокта” дип атады.
“Эре сәүдә нокталарына бик зур күләмдә һәм гарантияле рәвештә товар китереп торырга кирәк. Без үзебездә җитештерелгән товарларны әле тиешенчә тәкъдим итә белмибез”, – диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз