news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан кешесе урманда адашкан

29 яшьлек ир-ат Чаллы ягына җәяү барган һәм юлны кыскарту өчен урман аша киткән.

(Казан, 2 май, “Татар-информ”). Татарстан кешесе урманда адашкан. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

29 яшьлек ир-ат 112 номеры буенча ашыгыч хезмәткә шалтыраткан һәм урманда адашуы турында хәбәр иткән.

Зыян күрүче Казаннан Чаллы ягына чыгуы турында сөйләгән. Ул юлны урман аша кыскартырга булган, әмма адашкан. “Сәяхәтче” телефонының зарядкасы бетә, дип тә әйткән.

5нче Зональ эзләү-коткару отряды адашкан ир-атны М7 юлында Уразбахтино торак пункты тирәсендә тапканнар.

Коткаручылар ир-атны полициягә тапшырган.

news_right_1
news_right_2
news_bot