news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан кешесе “Сколково” бизнес-мәктәбендә уку өчен 15 мең евро откан

“Сколково” идарә мәктәбенең мәгариф грантына Булат Кормашов ия булган.

(Казан, 1 октябрь, “Татар-информ”). Казан егете Булат Кормашов Мәскәүдәге “Сколково” идарә мәктәбенең 15 мең евролык мәгариф грантын откан.

Булат Кормашов “Данафлекс” компаниясенең Европа берлеге буенча коммерция директоры булып эшли. Кормашов бәйгегә пластик калдыклар һәм чүп-чарны икенчел эшкәртү буенча “Чүп-чарга икенче тормыш” проектын тәкъдим иткән.

“Бәйге миңа чыннан да җитди булып тоелды. Чара сәләтле яшьләрне ачыклады. Грант отмаган очракта да, үзең өчен шактый файда алырга була иде. Биредә бит үзенә күрә коучинг узды. Моннан тыш, чара кысаларында яңа танышлар таптым. Казаннан катнашучылар күп булуы да куандырды”, - диде Булат Кормашов.

Быел “Сколково” беренче тапкыр бизнес һәм дәүләт структураларында заманча идарә стандартлары буенча укытуны тулысынча яисә өлешчә каплаучы грантлар уйнатты.

“Бәйге шартлары буенча, грантны “Сколково” программасы буенча укуга гына тотып була. Укыту ел ярым дәвам итә һәм анда ике - АКШ һәм Азия модульләре кергән”, - дип сөйләде Булат Кормашов.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100