Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан кешесе полиция хезмәткәрләре автомобилен яндырган өчен ирегеннән мәхрүм ителәчәк
Ютазы районында яшәүче 57 яшьлек ирне РФ Җинаять Кодексының ике маддәсе буенча гаепле дип тапканнар.
(Казан, 12 сентябрь, “Татар-информ”). Татарстан кешесен тикшерүче һәм полиция хезмәткәренең автомобиленә ут төрткән өчен өч елга рәшәткә артына озатачаклар. Бу хакта “Татар-информ”га ТР Проркуроры ярдәмчесе вазифаларын башкаручы Екатерина Гудкова хәбәр итте.
- 9 майга каршы төндә Ютазы районында яшәүче 57 яшьлек ир берьюлы ике полиция хезмәткәренең автомобиленә ут төрткән.
Беренче булып, ТР буенча Тикшерү комитетының район тикшерү бүлекчәсе тикшерүчесенең “Лифан” җиңел машинасы зыян күрә. “Ут төртүче” машинаның тәгәрмәченә янучан сыеклык сибә һәм ут төртә.
Соңыннан ул, җирле полиция бүлегенең өлкән оператив вәкаләтле хезмәткәренең “Лада” автомобиленә зыян салган. "Ут төртүче" янгын урынын караган тикшерүчегә начар сүзләр әйтеп аны мыскыллый.
Җинаятьче салган матди зыян якынча 150 меңне тәшкил итә.
Ир-атны кулга алганнар. Ул үз гаебен тулысынча таныган һәм каза күрүчеләргә матди зыянны түләгән.
Суд “ут төртүчене” берьюлы ике маддә буенча гаепли дип тапкан – “Ут төртү юлы белән шактый зур зыян салуга китереп, чит милекне юкка чыгару һәм зыян салу” һәм “Хезмәт вазифларын башкарган вакытта хакимият вәкилен халык алдында кимсетү”. Алдагы өч елын ир-ат колония-поселениедә уздырачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз