news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан кешесе Нократ елгасында су коенганда батып үлгән

Фаҗига сәбәпләрен полиция ачыклаячак.

Татарстан кешесе Нократ елгасында су коенганда батып үлгән
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

(Казан, 22 июнь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда яшәүче ир-ат Нократ елгасында су коенганда батып үлгән. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр

Кичә ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына Алабуга районы Олы Шүрнәк авылыннан ерак түгел Нократ елгасында 57 яшьлек ир-ат батуы турында хәбәр килгән.

Һәлакәт урынына 2нче зональ эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре килгән. Алар су төбеннән ир-атның мәетен алып, ярга алып чыккан. Һәлакәт сәбәпләрен хокук саклау органы хезмәткәрләре ачыклаячак.

news_right_1
news_right_2
news_bot