Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан кешесе Мордовия башлыгы хакимияте җитәкчесенең беренче урынбасары булды
Булат Хәйретдинов 2011 елдан 2018 елга кадәр Татарстан Икътисад министрлыгында эшләде.
(Чаллы, 16 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда туып-үскән Булат Хәйретдинов Мордовия башлыгы хакимияте җитәкчесенең беренче урынбасары итеп билгеләнде.
Булат Хәйретдинов 1989 елның 19 мартында Чаллыда туган. 2011 елда Россия гадел хөкем академиясен тәмамлаган. Шул ук елдан Татарстан Икътисад министрлыгының юридик бүлегенең әйдәп баручы консультанты булып эшли. 2013 елдан шул ук министрлыкта юридик бүлек башлыгы була.
2018 елда үзенең элеккеге җитәкчесе - Татарстан Икътисад министрлыгының элеккеге башлыгы булган Дагыстан Республикасы Хөкүмәте Рәисе Артем Здуновның киңәшчесе булды. 2020 елның декабрендә Мордовия башлыгы хакимияте җитәкчесенең беренче урынбасары буларак эшкә кереште. Мордовия башлыгы вазифаларын вакытлыча Артем Здунов башкара.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз