news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан кешесе, хаҗдан кайтканда авырып, Дубайда калган

81 яшьлек Наилә Әхмәтҗанованың хәлен белергә Дубайдагы татар җәмәгатьчелеге хастаханәгә килгән.

(Казан, 6 сентябрь, “Татар- информ”, Энҗе Габдуллина). Әлмәттән хаҗга барган 81 яшьлек Наилә Әхмәтҗанова Дубай шәһәрендә авырып калган. Аны җирле хастаханәгә салганнар. "Апанай" мәчете имамы Нияз хәзрәт Сабиров "Татар-информ" хәбәрчесенә бу хакта аңлатма бирде.

Наилә ханым хаҗны җиңел үткән. Тик соңгы өч көндә авырый башлаган. Шул сәбәпле, аны Дубайда хастаханәгә салганнар. Хәзер Наилә ханымның хәле яхшыруга таба бара. Терелеп, хәле яхшыргач, аңа Татарстанга билет алып, кайтарып җибәрәчәкләр. 

"Наилә ханымның хәле Дубайга кайтып җиткәндә начарланды. Ул авыруын белгертеп, бездән ярдәм сорады. Шуннан соң без Дубай аэропортындагы табибларга мөрәҗәгать иттек. Табиблар хастаханәгә салуны киңәш иттеләр. Инде Наилә ханым үзен яхшы хис итә. Тиздән Татарстанга кайтыр дип көтәбез”, - диде Нияз хәзрәт Сабиров.

Ул Интернет челтәрендә чыккан Наилә Әхмәтҗанованың хәлен белмиләр дигән мәгълүмат дөрес булмавын әйтте. "Көн саен хәлен белеп торабыз. Туганнары да, без дә", - диде ул.

Наилә ханым янына хастаханәгә җирле татар җәмәгатьчелеге дә килгән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100