news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан кешесе буларак, татар телен өйрәнү безнең вазифабыз – гимназия укучысы

Бу хакта ул "Татарстан- Яңа гасыр" телеканалына чыга торган "7 дней" тапшыруында белдерде.

(Казан, 22 ноябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). "Һәр кеше төрлечә үсәргә тиеш һәм телләр белү, билгеле инде, мөһим. Дәүләт теле буларак, һичшиксез, татар телен өйрәнергә тиешбез. Татарстан кешесе буларак, татар телен өйрәнү безнең вазифабызга керә",– дигән фикердә Буа гимназиясенең 11 сыйныф укучысы Милана Кударива. Бу хакта ул "Татарстан- Яңа гасыр" телеканалына чыа торган "7 дней" тапшыруында белдерде.

Шул ук гимназия укучысы Лилия Сафина фикеренчә, татар теле, фонетика ягыннан, инглиз теленә охшаш. Шуңа да аны өйрәнү кыенлыклар тудырмый. "Телләрне өйрәнү өчен сабырлык кирәк", – ди ул.

"Чуваш милләтеннән булганлыктан, миңа татар телен өйрәнү авыр түгел. Чөнки охшаш сүзләр бик күп", – ди шул ук гимназиядә белем алучы Ангелина Ситникова. Кыз 4 тел белә: рус, татар, чуваш һәм инглиз.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100