Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан кешеләренең 25 миллиардтан артык кредит һәм коммуналь хезмәт бурычлары бар
Суд приставлары ел башыннан бурычлылардан 180 млн сум акча кайтарган.
(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ», Илдар Әюпов). Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе республика халкыннан 180 млн. сумнан артык бурыч кайтарган. Шулай ук бурычлы кешеләрнең мөлкәтенә: милкенә, автомобиленә һәм өй кирәк-ярагына арест салына.
«Торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләре өчен 1 млрд. 386 млн сумлык бурычларны кайтару өчен 29 мең 842 башкару эше бар бездә. Ел башыннан шуның 30 млн. сумы кайтарылды.Түләнмәгән 23,8 млрд. сумлык кредитлар буенча 88 мең 237 башкарма эш тора, биредә 152 млн. сумы кайтарылды. Боларның күбесе алдагы еллардан килгән бурычлар, кайберләре 1 гыйнвардан барлыкка килгән», – дип аңлатты «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына идарә тармагы вәкиле Арсений Галиев.
Ул шулай ук Татарстанның Россия Суд приставлары федераль хезмәте сайтында Шәхси кабинет сервисын эксплуатацияләү тәҗрибәсе буенча пилот проектыда катнашуын җиткерде. Хәзер Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе хезмәткәрләре эшчәнлеге турында аларның үзләренә бару мәҗбүри түгел.
«Шулай итеп хәзер без гражданнарга процессуаль документлар белән танышу мөмкинлеген бирәбез. Шәхси кабинетта теркәлгән гражданин, мәгълүмат алуга кул куйганнан соң, башкарыла торган эшләр турында тиешле мәгълүмат алып торачак. Ул башкаручы суд приставы эшләрен үзе дә күзәтә алачак. Бу эш барышын ачыклау өчен язма гаризалар җибәрүдән азат итәчәк», – дип өстәде Галиев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз