Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан кешеләренең 17 проценты җанисәптә Дәүләт хезмәтләре порталы аша катнашкан
Халык санын алу кампаниясенең тулы нәтиҗәләре киләсе ел азагына билгеле булачак.
(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Быел беренче мәртәбә җанисәптә Дәүләт хезмәтләре порталы аша электрон рәвештә катнашып булды. Татарстанлыларның 17 проценты бу мөмкинлектән файдаланган.
Федераль дәүләт статистика хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы (Татарстанстат) җитәкчесе Наталья Гатауллина сүзләренчә, Татарстанда яшәүчеләрнең 17 проценты җанисәптә мөстәкыйль рәвештә онлайн катнашкан.
«Без җанисәптә Дәүләт хезмәтләре порталы аша катнашучылар күбрәк булыр дип өметләнгән идек. Шулай да, башка төбәкләр белән чагыштырганда, безнең күрсәткечләр югары», — диде Наталья Гатауллина Татарстанның Хөкүмәт йортында узган брифингта.
Халык санын алу төгәлләнде. Татарстанстат документларны анализлауга керешкән. Халык санын алу кампаниясенең тулы нәтиҗәләре киләсе ел азагына билгеле булачак.
«2022 елның гыйнвар азагына беренче якынча мәгълүматлар билгеле булачак. Тулы мәгълүматлар киләсе елның декабрендә тәкъдим ителәчәк», — диде Наталья Гатауллина.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз