Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан кешесе кызы өстенә салкын су койган һәм чиләк белән кыйнаган өчен хөкем ителде
Татарстанда Аксубай районында яшәүче 44 яшьлек ир-атка хөкем карары чыгарылды. Ир-ат берьюлы ике маддә буенча гаепле дип танылды. Алар - «Шундый ук гамәлләр өчен административ җәзага тартылган затның кыйнавы һәм физик авыртуга китергән башка көчләү гамәлләре кылуы» һәм «Законсыз рәвештә иректән мәхрүм итү».
«Татар-информ»га Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сөйләгәнчә, узган елның 21 августында төнлә ир-ат исерткеч эчемлек эчкән һәм кызы белән талашкан. Ул бала өстенә салкын су койган һәм чиләк белән берничә тапкыр башына суккан. Өч көннән ир-ат кызын кабат кыйнаган, ә аннары базга ябып куйган.
Хөкем ителүче үз гаебен таныган. Суд аңа 2 елга сынау срогы белән шартлы рәвештә 3,1 ел ирегеннән мәхрүм итү җәзасы билгеләгән. Моннан тыш, ата кеше психиатрда дәваланырга тиеш була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз