news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан кешесен әнисен кыйнап үтерүдә гаеплиләр

Җәлил бистәсендә яшәүче ир-атны әнисенең сәламәтлегенә җитди зыян китерүдә гаеплиләр. Нәтиҗәдә хатын-кыз үлгән. Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий шул турыда хәбәр итте.

Тикшерүчеләр фаразынча, 15 июньдә ир-ат шәхси дошманлык мөнәсәбәтләре аркасында 77 яшьлек әнисен кыйнаган. Шуннан соң ул өйдән спиртлы эчемлекләр эчәргә чыгып киткән. Иртән өенә кайткач, хатынына шалтыратып, әнисе үлүен хәбәр иткән.

49 яшьлек ир-атның хатыны урынга ашыгыч хезмәт вәкилләрен чакырткан.

Хәзерге вакытта ир-ат сак астында. Бу вакыйганың барлык шартларын ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү эшләре алып барыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100