Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан кешесе картасын июнь аенда чыгара башлыйлар
Июнь аеннан республикада Татарстан кешесе картасы чыга башлаячак. Аларның һәрберсендә берничә социаль һәм финанс сервисы булачак. Бу хакта Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин ТАСС агентлыгына биргән интервьюсында әйтте.
Искәртеп үтик, әлеге карталарны җәмәгать транспортында түләү өчен, полис, СНИЛС буларак кулланырга була, аларга ташламалар, субсидияләр һәм электрон хезмәтләр килеп барачак.
«Әгәр барысы да яхшы барса, 1 июнь яки 12 июньдә чыгар дип көтәбез», – диде министр.
Ул карталарның эскизы расланган булуын, аларны ясауга гариза килүен дә сөйләде.
Искәртеп үтик, карталар «Мир» түләү системасы базасында эшләячәк. Әлеге проектны Татарстан территориясендә тормышка ашыру турында килешүне узган елда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм түләү системасының генераль директоры Владимир Комлев имзалады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз