news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан кешесе балаларына алимент түләмәс өчен фамилиясен үзгәрткән

Приставларның күп тапкырлар искә төшерүләренә карамастан, Татарстан кешесе алимент йөкләмәләрен үтәүдән качып йөргән. Нәтиҗәдә, аны эзләүгә биргәннәр.

ЗАГСка мөрәҗәгать җибәргәннән соң, суд приставлары ир-атның үз фамилиясен үзгәртүен ачыклаган. Элекке мәгълүматлар белән банкларга җибәрелгән мөрәҗәгатьләргә тискәре җаваплар килгән.

Пристав-башкаручы җәзага тарту турындагы карарны үзгәрткәннән соң, ата хисабыннан 223 мең сум күләмендә бурыч түләтелгән. Бу хакта Республика суд приставлары идарәсендә сөйләделәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot