news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

27 ел элек үтерүдә шикләнелүче Татарстан кешесен быел тоткарлаганнар

27 ел элек кылган җинаять өчен Татарстан кешесен хәзер хөкем итәчәкләр.

Тикшерү версиясе буенча, 1995 елның 11 мартында кич белән Татарстанда яшәүче 49 яшьлек ир-ат таныш булмаган кешеләр янына килгән һәм тәмәке кабызуны сораган. Аңа тупас иттереп җавап биргәннәр, ул үч алырга вәгъдә иткән һәм төнлә шикәр заводы янында очрашу билгеләгән.

Билгеләнгән урынга ул танышы белән килгән. Ул үзен үпкәләткән өч кеше белән очрашкан һәм билгесез коралдан ут ачкан. Зыян күрүчеләр яраланган, тик качып китә алган. Алар хастаханәгә кадәр барып җиткән, икесе хастаханәдә үлгән. Бу хакта Россия Тикшерү комитентының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итә.

Атучылар качкан, соңрак аларны эзләүгә игълан иткәннәр. 2015 елда аларның берсенең мәетен Пенза өлкәсендә тапканнар, ул батып үлгән. Быел 3 августта икенче гаепләнүчене Төньяк Осетиядә тоткарлаганнар. Ул паспорт алу өчен чит исем белән миграция хезмәтенә мөрәҗәгать иткән булган.

49 яшьлек ир-ат күрсәтмә бирүдән баш тарткан. Суд аны сак астына алган. Аны алдан уйлап үтерүдә гаеплиләр. Эшне тикшерү дәвам итә.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100