news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан кешеләреннән 6 миллион сум урлаган телефон мошенниклары курьеры тотылган

Казан полицейскийлары мошенникларның курьеры булып эшләгән 21 яшьлек егетне тоткарлаган. Ул Пермь өлкәсендә яшәгән. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Хәзерге вакытта аның өч эпизодка катнашы барлыгы ачыкланган. Китерелгән зыянның гомуми күләме 6 миллион сумнан артып китә.

Мошенниклар корбаннарына, үзләрен банк хезмәткәрләре дип таныштырып, телефоннан шалтыратканнар. Аларның исеменә кемдер кредит алуы, үз акчаңны саклау өчен, аны башка счетларга күчерергә кирәклеге турында әйткәннәр. Корбаннарның берсе хәтта мошенникларга кирәкле сумманы бирү өчен үз фатирын сатып җибәргән.

Тоткарланган егет урланган акчадан бүләк сыйфатында үзенә зур булмаган процент алуын таныган.

Хәзерге вакытта «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Тоткарланган егетне сак астына алганнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot