Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан кешеләренә Башкортстаннан һәм Казахстаннан корбан сарыклары алмаска киңәш итәлә
Корбан бәйрәме алдыннан имин булмаган төбәкләрдән Татарстанга бруцеллез белән авыручы терлекләрне алып керергә мөмкиннәр. Үзеңне саклау өчен, хайваннарны үзебезнең җитештерүчеләрдән сатып алырга һәм барлык кирәкле документларны тикшерергә кирәк. Алып сатучыларга Башкортстан, Оренбург өлкәсе һәм Казахстаннан терлекләр кертүне туктатырга тәкъдим ителә. Бу турыда «Татар-информ»да матбугат конференциясендә Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин сөйләде.
Бруцеллез - йогышлы чир, ул авыру хайваннардан кешегә йога. Авыру кешенең органнары һәм нерв системасы зарарлана. Ул чир белән йорт хайваннарының барлык төрләре, шул исәптән кош-кортлар да авырырга мөмкин.
«Корбан гаете алдыннан республикага бруцеллез чире керү куркыныч бар. Быел бәйрәм 28 июньдә билгеләп үтелә. Ветеринария хезмәте өчен бу чор бик борчулы була. Бу көннәрдә ел саен 16 мең баш корбан чалына. Шәхси секторда чалынган терлекләрнең баш санының исәбе алып барылмый», - диде Мотыйгуллин.
Россиядә сарыкчылык үсеш алган, терлекләрнең йогышлы авырулары белән проблемасы бар, шул исәптән бруцеллез да теркәлгән. Хәзерге вакытта бруцеллез йоктырган мөгезле эре терлекләр буенча илебезнең 30 төбәге - Калмыкия, Новосибирск өлкәсе, Ингушетия, Дагыстан, Липецк өлкәсе, Приморье крае һәм башкалар имин түгел дип санала. Шулай ук 24 төбәктә - Кабардино-Балкария Республикасы, Иваново һәм Новосибирск өлкәләре, Башкортстан, Байкал аръягы крае һәм башкаларда мөгезле вак терлекләрнең шушы йогышлы чир йоктыруы теркәлгән.
«Бәйрәм алды чорында алып сатучылар имин булмаган төбәкләргә бара, анда хайваннарны 3-4 мең сумга сатып алалар һәм аларны Татарстанда 10 мең сумга саталар. Алар еш кына авыру терлекләрне алып кайта», - диде Мотыйгуллин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз