news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан керәшеннәре Чаллыда Нардуган бәйрәмен үткәрә

Сара Садыйкова исемендәге Концертлар залында Нардуган бәйрәме 15 гыйнварда булачак.

(Казан, 13 гыйнвар, "Татар-информ"). Татарстанның Чаллы шәһәрендә Сара Садыйкова исемендәге Концертлар залында 15 гыйнварда Нардуган бәйрәме уздырыла, дип хәбәр итә республика керәшеннәренең "Туганайлар" газетасы.

Кояшның кышкы торгынлыгына багышланган Нардуган – халыкларда борынгыдан килгән мәҗүси бәйрәм. Аны Чаллыда, елдагыча, җирле керәшен җәмгыяте оештыра. Нардуганда Татарстанның “Бәрмәнчек“ керәшен дәүләт фольклор ансамбле, Чаллының "Карендәшләр" ансамбле, Мәләкәс, Иске Җирекле авыллары ансамбльләренең катнашуы көтелә. Бәйрәм 15.00 сәгатьтә башлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot