Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан керәшен оешмасы Казан Кремленда нагайбәкләргә багышланган кичә уздыра
“Хәзинә” галереясында “Көньяк Урал нагайбәкләренең традицион мәдәнияте” дип исемләнгән күргәзмә 5 ноябрьгә кадәр эшли.
(Казан, 19 октябрь, “Татар-информ”, “Туганайлар”, Юлия Губина). Бүген, ягъни 19 октябрь көнне сәгать кичке 5тә республика керәшен иҗтимагый оешмасы Казан Кремленың “Хәзинә” галереясындагы күргәзмә залында нагайбәкләргә багышланган кичә уздыра. Чарага җәмәгать эшлеклеләре, тарих, сәнгать белгечләре, фольклор ансамбльләр һәм яшьләр чакырулы. Кичәгә теләге булган бар кеше килә ала, дип чакыра “Туганайлар” керәшен мәдәни-агарту газетасы.
Сентябрь аенда “Хәзинә”дә тантаналы рәвештә ачылган “Көньяк Урал нагайбәкләренең традицион мәдәнияте” дип исемләнгән күргәзмәдә Чиләбе өлкәсенең Чибәркүл һәм Нагайбак районнарында яшәүче карендәшләребез тарихына, мәдәниятенә һәм көнкүрешенә багышланган борынгы экспонатлар, элеккеге фотографияләр, кызыклы мәгълүматлар күрсәтелгән. 5 ноябрьгә кадәр эшләячәк әлеге күргәзмә казанлылар арасында популяр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз