news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан кече шәһәрләрдә кинозаллар ачу буенча лидерлар өчлегенә кергән

Ел ахырына кадәр республикада тагын җиде кинотеатр ачу планлаштырыла.

(Казан, 3 октябрь, "Татар-информ"). Татарстан кече шәһәрләрләр кинофикациясе программасы кысаларында кинотеатрлар белән тәэмин ителгән төбәкләр исемлегендә өченче урынны яулаган. Бу хакта “Известия” газетасы язып чыккан.

Исемлектә 14 эшләүче кинозалы белән Ульяновск өлкәсе беренче тора. Икенчедә – 12 кинозалы белән Омск өлкәсе. Өченче урынны 11әр кинозаллары белән Татарстан һәм Башкортстан республикалары бүлешкән.

Ел ахырына кадәр Татарстан республикасында тагын җиде кинотеатр ачу планлаштырыла.

2015 елдан Кино фонды инде өч бәйге уздырып, Россиянең урта һәм кече шәһәрләр кинотеатрлары арасында 2 млрд сум акча бүлгән.

300 яңартылган кинозалларда инде 4 млн тамашачы булган. 2017 ел ахырына цифрлы кино карау мөмкинлеген 10 млннан артык кеше алыр дигән фараз бар.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot