news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан кече бизнеска бирелгән кредитлар күләме буенча алдынгы булды

2019 елның беренче яртыеллыгында республика кече һәм урта эшкуарлык субъектларына 4,1 млрд сумлык кредит биргән.

(Казан, 7 август, «Татар-информ»). Илкүләм гарантия системасы ярдәмендә Татарстан кече һәм урта эшкуарлык субъектларына бирелгән кредитларның гомуми күләме буенча Россия төбәкләре арасында беренче урынны алган. Бу хакта Татарстан Гарантия фондының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Кече һәм урта эшкуарлык корпорациясе» АҖ 2019 елның беренче яртыеллыгына йомгак ясады. Анализ кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итүнең максатчан моделе күрсәткечләре кысаларында ясалган. Татарстан кече һәм урта эшкуарлык субъектларына бирелгән кредитлар күләме буенча Россия субъектлары арасында беренче урында. Бу сумма 4,1 млрд сум тәшкил итте», - диделәр матбугат хезмәтендә.

Икенче урында - Мәскәү өлкәсе. Свердловск өлкәсе лидерлар өчлеген йомгаклый. Рейтингта Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Севастополь исәпкә алынмаган.

Бирелгән кредитлар күләменә республика Гарантия фонды зур өлеш керткән. Аның ярдәме белән эшкуарлар 2,5 млрд сумлык кредит җәлеп итә алган. Илкүләм гарантия системасы кысаларында Татарстан кече һәм урта эшкуарлык вәкилләренә бирелгән кредитларның 62,3 процентын тәшкил итә. Бу күрсәткечләр Россия төбәкләренең гарантия оешмалары арасында беренче урынга туры килә.

«Бу нәтиҗәләр Татарстанда эшкуарлык актив үсеш алуын һәм Илкүләм гарантия системасының финанс ресурсларыннан файдалануны киңәйтүдә мөһим звено булуын раслый», - диде Татарстан Гарантия фонды директоры Тимур Тимергалиев.

Аның сүзләренчә, алга таба фондны капитальләштерү тагын да күбрәк эшкуарларга  финанс ярдәме күрсәтергә ярдәм итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100