news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан кече нефть компанияләре 2024 елда 7 миллион тонна нефть чыгарырга планлаштыра

Татарстан кече нефть компанияләре 2024 елда 7 миллион тонна нефть чыгарырга планлаштыра
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан кече нефть компанияләре ел азагына кадәр кимендә 7 миллион тонна нефть чыгарырга планлаштыра, дип сөйләделәр ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановка әлеге предприятиеләрнең җитәкчелеге белән киңәшмәдә. Бу хакта ТР җитәкчесе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында компанияләрнең тугыз айдагы эш нәтиҗәләре, шулай ук агымдагы ел азагына кадәр планнары турында фикер алыштылар.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Urals сортлы нефтьнең уртача бәясе сентябрь йомгаклары буенча 64 доллар дәрәҗәсендә булган. Бу узган ел белән чагыштырганда 23,6 процентка кимрәк.

Шул ук вакытта илдә нефть чыгару күрсәткечләре ОПЕК+ кысаларындагы бурычлар белән билгеләнә. Хисап чорында республикада 25,4 миллион тонна чимал чыгарылган.

«Кече нефть компанияләре тугыз айда 5,2 миллион тонна нефть чыгарды. Бюджетның барлык дәрәҗәләренә 209 миллиард сум чамасы акча җибәрелде. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда шактый күбрәк», - дип билгеләп үтте Татарстан Рәисе.

«Нефтеконсорциум МНК» АҖ генераль директоры урынбасары — баш инженер Олег Вышенский сүзләренчә, кече нефть компанияләре ел азагына кадәр 7 миллион тоннадан да ким булмаган күрсәткечкә ирешергә ниятли. 24 компания пландагы күрсәткечләргә ирешкән инде.

216 мең метр тау токымы борауланды, 139 яңа скважина эшли башлады. Катламнарның нефть бирүчәнлеген арттыру яңа ысуллары тагын 1,173 миллион тоннадан артык нефть чыгарырга мөмкинлек бирде.

news_right_1
news_right_2
news_bot