news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан казыйлары Казанга җыелды

Тикшерелгән төп мәсьәлә - талак һәм никах мәсьәләләренә кагылышлы положенияләр

(Казан, 8 декабрь, “Татар-информ”). Бүген Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә казыйлар шурасының чираттагы җыелышы үткәрелде. Җыелышта баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм республиканың төрле төбәк казыйлары катнашты, диелә нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәрендә.

Казыйлар, аерым алганда, талак һәм никах мәсьәләләренә кагылышлы Голәмәләр шурасы тарафыннан эшләнгән положенияләрне тикшергән. Бу документларда әлеге мәсьәләләрне караганда ислам хокукы нормаларын куллануга кагылышлы маддәләр урын алган. Мәсәлән, никахка бәйле документа, төп положениядән тыш, никахның шарты, аны теркәү һәм үткәрү үзенчәлекләренә бәйле маддәләр бар. Җыелышта исә аларга төрле тәкъдимнәр һәм өстәмәләр кертелгән. Монардан тыш, җыелышта халыктан килеп ирешкән мәсьәләләр дә каралган.

news_right_1
news_right_2
news_bot