news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан «KazanForum 2025»тә Ислам мирасы энҗеләрен тәкъдим итәчәк

Майда Казан янәдән Ислам архитектурасы һәм реставрация халыкара үзәге булачак. 14-16 май көннәрендә «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum 2025» масштаблы форумы кысаларында республика үзенең кунакчыллык традицияләрен генә түгел, ә International Property Market (IPM) күчемсез милек халыкара күргәзмәсендә мәчетләрне торгызуның иң яхшы проектларын да тәкъдим итәчәк. Бу хакта ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты хәбәр итә.

Әлеге стендта мөселман изге урыннарын реставрацияләүнең уникаль мисаллары, шул исәптән агач архитектураның сирәк һәйкәлләре күрсәтеләчәк. Кукмара районының Мәчкәрә авылындагы XVIII гасыр мәчетенә аерым игътибар биреләчәк – әлеге уникаль һәйкәл 2025 елның июнендә дин тотучылар өчен ишекләрен ачачак. Реставраторлар бинаның тарихи конструкцияләрен ныгыткан, югалган манараны яңадан булдырган һәм изге урынның уникаль эчке бизәлешен торгызган.

«Бу бинаны реставрацияләү генә түгел, бу дини һәм мәдәни үзәкне торгызу. Комплекслы эш итү нәтиҗәсендә республика халкын җәлеп итүче тагын бер уникаль урын барлыкка киләчәк», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин.

«KazanForum 2025» форумны уздыру тарихында иң зур вакыйга була – Татарстан башкаласына 100дән артык ил вәкилләре җыелачак. Исәп буенча икенче тапкыр узачак IPM күргәзмәсе бөтен дөньядан җыелган архитектура, реставрация, девелопмент профессионаллары арасында диалог урнаштыру өчен мәйданчык була. Шулай ук IBEIS 2025 симпозиумында да тотрыклы архитектура мәсьәләләренә игътибар биреләчәк. Кунакларны исә Татарстан мөселман мирасының архитектур энҗеләре буйлап эксклюзив экскурсияләр көтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100