Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Казан кинофестивале фильмнарын республикада ел дәвамында күрсәтә алачак
Татарстанда 3 декабрьдән “Казан халыкара мөселман киносы фестивале кайтавазы” старт ала.
(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең иң яхшы фильмнарын ел дәвамында Татарстанда күрсәтә алачак. Быел фестиваль дирекциясе бу фильмнарны күрсәтү хокукын алган. Бу хакта “Татар-информ”да үткәрелгән матбугат конференциясендә фестивальнең башкарма директоры Миләүшә Айтуганова әйтте.
Алдагы елларда кинофестивальнең кайбер фильмнарын соңыннан күрсәтеп булмауны оештыручылар хокуклары булмауга сылтап аңалаталар иде.
Татарстанда 3 декабрьдән “Казан халыкара мөселман киносы фестивале кайтавазы” старт ала. Бу Казан кинофестиваленең иң яхшы фильмнарын күрсәтүче традицион проект.
Фильмнар 3 – 9 декабрь көннәрендә Казанның “Мир” кинотеатрында һәм республиканың бөтен муниципаль кинотеатрларында күрсәтеләчәк.
Проект кысаларында Татарстанның "Нигез йорт", "Гөлнәзек – диюләр җиңүчесе", Һиндстаннан "Любовь и Шукла", Мисырдан "Ксерокопия", Бангладештан "Халдаа", Төркиядән "Халеф", Ираннан "Гольнеза" фильмнары күрсәтелә.
“Казан халыкара мөселман киносы фестивале кайтавазы” 9 декабрьдә “Мир” кинотеатрында Казахстан, Франция фильмы булган "Ласковое безразличие мира" фильмы белән төгәлләнә. Әлеге фильм кинофестивальнең грани-приын алды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз