Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Казакъстанның Кызыл Урда һәм Атырау өлкәләре белән хезмәттәшлек турында килеште
РФ Президенты Владимир Путин һәм Казакъстан Президенты Нурсолтан Назарбаев та килешү имзалау тантанасында катнашты.
(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Казакъстанның Кызыл Урда һәм Атырау өлкәләре белән сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль-мәдәни хезмәттәшлек турында килешү төзеде. Килешү бүген Атырауда XI Россия һәм Казакъстан төбәкара хезмәттәшлек форумы кысаларында имзаланды.
Документка Татарстан Республикасы ягыннан Президент Рөстәм Миңнеханов кул куйды, Кызыл Урда өлкәсе ягыннан - өлкә хакиме Крымбәк Кушербаев. Татарстан һәм Атырау өлкәсе арасында килешүне Президент Рөстәм Миңнеханов белән хаким Бактыкожа Измөхәмбәтов имзалады.
Россия Федерациясе Президенты Влдаимир Путин һәм Казакъстан Республикасы Президенты Нурсолтан Назарбаев та имзалау тантанасында катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз