news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Казакъстанга нефть, полимерлар, ит, агач үсентеләре җибәрәчәк

Тагын берничә төр продукция җибәрү буенча килешүләр төзелгән

 (Казан, 23 сентябрь, Лилия Локманова).Узган атнада 770 кешедән торган Татарстан делегациясе Казакъстанда булып кайтты. Татарстанлылар Казакъстан вәкилләре белән сәнәгать, авыл хуҗалыгы һәм урман хуҗалыгы өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешүләр төзеде.

ТР Премьер-министр урынбасары-ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов сүзләренчә, Казакъстанда Татарстан көннәре вакытында Татарстаннан 29 оешма вәкиле барган. Алар арасында “КАМАЗ” ААҖ, “Татнефть” ААҖ, “Нижнекамскнефтехим” ААҖ, “Яшел Үзәннең А. М. Горький исемендәге  заводы” ААҖ, “Казан вертолет заводы” ААҖ һ.б. бар. Программа кысаларында, Татарстанның сәнәгатьһәм инвестиция мөмкинлекләрен күрсәткән күргәзмә оештырылды.

ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Казакъстан арасында нефть эшкәртү, урман утырту, яңа технологияләр эшләү һәм сәламәтлек саклау өлкәсенә кагылган килешүләр төзелгән. Бу хакта бүген Казакъстанда Татарстан көннәре уздыруга багышланган ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Равил Зарипов хәбәр итте.

“Казакъларны химия,нефть эшкәртү технологияләре, полимерлар, полиэтилен җитештерү, машина төзү сәнәгате, урман утырту технологияләре, агач эшләнмәләре кызыксындыра”, - диде ул. Аның сүзләренчә,  Татарстан питомникларында үстерелгән агач үсентеләре киләчәктә Казакъстанга җибәреләчәк.

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Николай Титов сүзләренчә, Татарстаннан Казакъстанга барлыгы 15 тоннадан артык ризык (сөт, ит, яшелчә продуктлары) алып барылган булган. Бәяләрне Казакъстан вәкилләре белән сөйләшеп куйганнар. “Ярминкәгә алып барылган ризыкларның берсе дә калмады, сатылып бетте. Анда якынча 10 меңләп кеше катнашты. Безнең продукцияне чират торып алдылар”, - диде министр урынбасары.

Николай Титов хәбәр иткәнчә, якын арада Казакъстанда ит эшкәртү буенча зур предпреятие төзелеп бетәчәк һәм хәзер Татарстаннан Казакъстанга ит җибәрү буенча сөйләшүләр алып барыла.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100