news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан каты коммуналь калдыклар белән эшләүнең яңа системасына күчә

2019 елның 1 гыйнварыннан каты коммуналь калдыклар белән эшчәнлекне "ПЖКХ" һәм “Гринта” җәмгыятьләре төбәк операторлары башкарачак.

(Казан, 27 декабрь, “Татар-информ”). 2019 елның 1 гыйнварыннан Татарстанда каты коммуналь калдыклар белән эшләүнең яңа системасына күчәләр. Бу хакта Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы сайтында хәбәр ителә.

2019 елның 1 гыйнварыннан каты коммуналь калдыклар белән эшчәнлекне "ПЖКХ" компаниясе (республиканың көнбатыш зонасы) һәм “Гринта” (республиканың көнчыгыш зонасы) җәмгыятьләре төбәк операторлары башкарачак.

Кулланучыларга каты коммуналь калдыклар буенча хезмәт күрсәтүдә төбәк операторлары белән килешү төзергә кирәклеге искәртелә. Аның өчен кулланучының гариза бирүе кирәк, диелгән хәбәрдә.

  • Тулырак мәгълүмат төбәк операторларының clcity.ru һәм greenta.su рәсми сайтларында. Элемтә өчен “УК “ПЖКХ” телефоны: (843) 272-51-33; “Гринта” телефоны: (843) 500-55-88.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot