news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Катнаш көрәш федерациясе җитәкчесе итеп Рушан Минһаҗев билгеләнде

Оешманың яңа җитәкчесен Татарстанның Катнаш көрәш федерациясе (ММА) һәм Татарстан Спорт министрлыгының чираттан тыш гомуми җыелышында сайладылар.

Татарстан Катнаш көрәш федерациясе җитәкчесе итеп Рушан Минһаҗев билгеләнде
ММА матбугат хезмәте

(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ», Дмитрий Киселев). «Татфайт» Халыкара профессиональ көрәш лигасы җитәкчесе Рушан Минһаҗев Татарстан Катнаш көрәш федерациясе (ММА) президенты итеп сайланды.

Хәзер ММА өлкәсендә Татарстанның һәвәскәр һәм профессиональ спорты бер кулда гына булачак. Карар Татарстан Катнаш көрәш федерациясе (ММА) һәм республиканың Спорт министрлыгының чираттан тыш гомуми җыелышында кабул ителде.

2020 елның мартында Татарстан Катнаш көрәш федерациясенең (ММА) элеккеге президенты Радик Фәхретдинов оешма президиумы утырышында вәкаләтләре туктатылу турында хәбәр итте 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100